아래는 노래 가사입니다. Ялгыз торна , 아티스트 - Фирдус Тямаев 번역 포함
번역이 포함된 원본 텍스트
Фирдус Тямаев
Төшләремә кер әле бер,
Хәлләремне бел әле бер.
Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым,
Өзгәләнә бәргәләнә ятим җаным.
Кайнар утта янам,
Бозлы суда калам,
Нихәл итим икән,ничек үтим икән, тормыш дулкыннарын...
Мин бит ялгыз торна,
Зинхар адаштырма,
Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш упкыннарын.
Була икән, шундый мәлләр,
Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр.
Ургый кайный хәсрәтемнең, дулкыннары,
Томырылып көтеп торган упкыннары.
Таулар ташлар ишелер күк,
Барыр юлым киселер күк.
Бәхет диеп алданганмын, бары рәшә,
Коткаручым бул әле дип сиңа дәшәм.
다양한 언어로 된 노래
모든 언어로 고품질 번역
몇 초 만에 원하는 텍스트를 찾으세요