아래는 노래 가사입니다. Селкен , 아티스트 - ГЫЙЛЕМ 번역 포함
번역이 포함된 원본 텍스트
ГЫЙЛЕМ
Без сиӊа бүген, без сыман үткен
Көебезне тыӊлатабыз вакытыӊ күпме?
Күпме, вакыт таралып бара юкка
Гомер елга сыман ага алга таба
Урында торырга ярамый бу дөньяда
Тик алга, йә артка тарта безне замана
Тагылып кына, барып булмый еракка
Ярдәм көтмичә, басып кара аякка
Миннән булмый дип ятканчы, бар нәрсәгә зарланганчы
Тәрәзәдән кара ачып, ташны яра язгы тамчы
Ашыкма, иренмә җиде тапкыр үлчәргә
Тырышлык белән табыла ачкыч һәрбер ишеккә
Уйда булган теләгеӊне, чынга ирештер бүгеннән
Көтеп торма уӊай көнне, килеп җитми ул мәӊге дә
Бирешүгә, җиӊелүгә кирәкми үкенергә
Бездән сина бар бер киӊәш — бары тик селкенергә
Селкен селкен, көн саен селкен
Ут сыман тиз һәм ук кебек үткен
Бүген, бул шуӊа селкен
Каушама селкен, таш булма селкен
Ничә еллар аша, купме уйлар башта
Ләкин әни хаман куша — улым ныграк аша!
Үз үзеӊә патша бул әйләнмә ташка
Һәрчакта әзерлән салкын һәм бик озын кышка
Чылбыр булып буып ала, уйдагы курку багана
Төбенә ялганып кала, тарта кире артка таба
Тик күӊел ашкына алга, югарыга биек тауга
Никадәр авыр булса да, кирәк бит адым ясарга!
Сәбәпләр эзләмичә, тешеӊне тешкә кысып
Бөртекләп куатне җыеп, үзеӊә каршы басып
Хөҗүм иткән фикерләрне бөтеннәй үзгәртергә
Үзеӊне керткән киртәдән кире чыгып китергә
Акыл гел алда булсын, аӊлап куй һәр өтерне
Аны гөл сыман үстер һәм тулсын белем өйеме
Тырма башына басмастан кабат азаплар күреп
Бар эшкә дә тотынырга баш миләрен селкетеп
다양한 언어로 된 노래
모든 언어로 고품질 번역
몇 초 만에 원하는 텍스트를 찾으세요