Каен ауган - Салават Фатхетдинов

Каен ауган - Салават Фатхетдинов

  • Альбом: Салаватта кунакта 19 сезон

  • 언어: 타타르어
  • 지속: 3:00

아래는 노래 가사입니다. Каен ауган , 아티스트 - Салават Фатхетдинов 번역 포함

노래 가사 " Каен ауган "

번역이 포함된 원본 텍스트

Каен ауган

Салават Фатхетдинов

Сандугачның күрсәң иде

Юлга тезелгәннәрен.

Һичкем белми йөрәгемнең

Нигә өзелгәннәрен.

Нигә өзелгәннәрен.

Каен ауган, каен ауган,

Кайтасы юлларыма.

Әле ятларда булсаң да

Кайтырсың яннарыма.

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява

Эх мин үләннәр булсам.

Мин үләннәр булыр идем

Син бөрлегәннәр булсаң.

Син бөрлегәннәр булсаң.

Каен ауган, каен ауган,

Кайтасы юлларыма.

Әле ятларда булсаң да

Кайтырсың кулларыма.

Сандугачым сизәсеңме

Талыңны каердылар.

Сине талдан, мине ярдан,

Дошманнар аердылар.

Дошманнар аердылар.

Каен ауган, каен ауган,

Кайтасы юлларыма.

Әле ятларда булсаң да

Кайтырсың яннарыма.

아티스트의 다른 노래:

200만 개 이상의 가사

다양한 언어로 된 노래

번역

모든 언어로 고품질 번역

빠른 검색

몇 초 만에 원하는 텍스트를 찾으세요