Кайтам эле туган якларыма - Салават Фатхетдинов

Кайтам эле туган якларыма - Салават Фатхетдинов

  • Альбом: Сонлама

  • 언어: 타타르어
  • 지속: 4:30

아래는 노래 가사입니다. Кайтам эле туган якларыма , 아티스트 - Салават Фатхетдинов 번역 포함

노래 가사 " Кайтам эле туган якларыма "

번역이 포함된 원본 텍스트

Кайтам эле туган якларыма

Салават Фатхетдинов

Кайтам әле туган якларыма,

Сызылып алсу таңнар атканда,

Авылымны чорнап ак мамыкка,

Ак томаннар җәелеп ятканда.

Кайтам әле туган якларыма,

Кояш көлтә нурлар сипкәндә,

Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә

Чык тамчылары кипкәндә.

Кайтам әле туган якларыма,

Төнне ярып, кояш батканда,

Ак ефәк шәл булып, тау иңенә

Эңгер күләгәсе ятканда.

Кайтам әле туган якларыма,

Кояш көлтә нурлар сипкәндә,

Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә

Чык тамчылары кипкәндә.

Кайтам әле туган якларыма

Күз кысышкан чакта йолдызлар.

Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә

Черем иткән чакта киң кырлар.

Кайтам әле туган якларыма,

Кояш көлтә нурлар сипкәндә,

Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә

Чык тамчылары кипкәндә.

아티스트의 다른 노래:

200만 개 이상의 가사

다양한 언어로 된 노래

번역

모든 언어로 고품질 번역

빠른 검색

몇 초 만에 원하는 텍스트를 찾으세요